+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 июнь 2019, 12:01

Алма алмагачтан ерак төшми

Дуслар! Сез футболчылар белән кызыксынасызмы? Бразилиянең җыелма командасы "Реал Мадрид" өчен уйнаучы билгеле футболчы Марселоны да беләсездер әле, мөгаен.

Энцо Алвеш Виейра – әнә шул билгеле футболчы Марселоның улы. Аңа нибары 9 яшь, әмма ул инде күпсанлы голлар кертеп, үзенең талантлы булуын раслаган. Энцо һәрьяклап та әтисенә охшарга тырыша. Аның прическасы да, туп белән уйнау техникасы да нәкъ әтисенеке төсле.
"Балачакта мин дә бөтен җиргә туп күтәреп йөри идем. Ә бүген улым мине кабатлый. Хәтта бәйрәмнәргә дә туп күтәреп бара", - ди Марсело.
"Реал Мадрид" командасы яклаучысы Марселоның улы да футболчы булырга хыяллана. Малай яшьтәшләреннән аерылып тора. Ул балалар командасының дебют матчында үзен иң оста уенчы итеп таныткан. Каршы якка кертелгән беренче голы нәкъ әтисенеке төсле килеп чыккан.
Читайте нас: