+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 июнь 2019, 13:49

Хәлләрең ничек, Россия?

Ил исемен йөртүче кыз - Россия Перминова Киров шәһәрендә яши.

Ил исемен йөртүче кызга - Россия Сергеевнага тиздән 12 яшь тула. Ул Киров шәһәрендә яши. "Бишле" билгеләренә генә укый, тэквондо, хореография буенча уңышларга ирешкән.
Әтисе Сергей һәм әнисе Елена кызларына исем сайлау тарихын елмаеп искә ала. Гаилә башлыгының: "Кызыбыз туса, кем дип исем кушарбыз соң?" дигән соравына әнисе: "Кем дип булса да, Россия дип булса да кушарбыз әле", - ди. Ә аннары, Киров бала табу йорты тәрәзәсеннән кечкенә кызын күргәннән соң, хатынының телефонына "Минем Россиям!" дигән смс-хат язып җибәрә.
Россия үз исемен зур горурлык белән йөртә. Бу исемнән яшьтәшләре бер дә көлми, үчекләми. Киресенчә, кызны үзе укыган мәктәптә дә, дус-ишләре дә хөрмәт итә. Якыннары яратып, "Рося" дип йөртәләр үзен.
Читайте нас: