+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 июнь 2019, 12:12

Талпан сиздерми һөҗүм итә

Быел талпан кадалучылар саны узган елдагыдан арткан.

20 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда талпан кадалып, дәваханәләргә һәм лабораторияләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 6 меңнән арткан. Узган елның шушы чорында бу сан 5,7 мең булган.
Талпан яз айларында гына түгел, җәйге көннәрдә дә актив була. Алар энцефалит һәм бореллиоз кебек вируслы авырулар йөртергә мөмкин. Бу авырулар кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.
Талпан кадалган очракта, кичекмәстән якындагы дәвалау-профилактик оешмасына барырга кирәк. Аны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Чөнки урман бете тешләгәннән соң 4 көн эчендә талпанга каршы иммуноглобулин кадалырга тиеш.
Читайте нас: