+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 июнь 2019, 10:15

Уфага "текә" машиналар килә

Ретро-автомобильләр янында фотога төшәргә, узышта катнашучыларга сораулар бирергә дә мөмкин булачак.

Шушы көннәрдә Уфага Пекин-Париж ретро-автомобильләр узышы катнашучылары килә. Алар 21-23нче июнь көннәрендә башкаланың ике мәйданчыгында булачак: Crowne Plaza Ufa Congress Hotel (Цюрупа урамы, 7) и Hilton Garden Inn Ufa Riverside (Аксаков урамы, 4)
Әлеге узышта 1907-1975нче елларда чыгарылган 120 автомобиль катнаша. Алар арасында Mercedes, Bentley, Rolls-Royce, Aston Martin, Porsche, Ford, Chevrolet, Jaguar, Alfa Romeo кебек затлы машиналар бар.
Автоузышта катнашучылар алдында 15 мең километр үтү бурычы тора. Русиядән Максим Отмахов һәм Александр Говор катнаша. Алар 1972 елда чыгарылган ВАЗ-2103 автомобильендә.
Теләге булган һәркем ретро-автомобильләр янында фотога төшә, узышта катнашучылар белән сөйләшә алачак.
Читайте нас: