+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 июнь 2019, 18:46

Бер укучы өчен мәктәп ачылган

Һиндстанның көньягында урнашкан Тамилнад штатында бер бала өчен башлангыч мәктәп ачылган.

Һиндстанның көньягында урнашкан Тамилнад штатында бер бала өчен башлангыч мәктәп ачылган. Шива исемле 6 яшьлек малай укырга бик теләп йөри. Бу кечкенә мәктәптә бары тик ике хезмәткәр: укытучы һәм директор эшли.
Чиннакаллар дип аталган авылда бүген 15 кеше яши. Аларның көне чәй плантацияләрендә тир түгеп үтә. 76 ел элек бу авылда 300дән артык кеше яшәгән булган. Йортларына кыргый филләр һөҗүм итә башлагач, күпләр бу урынны ташлап киткән. Укучылар булмагач, иске мәктәп тә ябылган.
Күптән түгел, Шиваның әнисе соравы буенча, белем учагы яңадан эшли башлаган. Бу Һиндстанда бер генә укучысы булган бердәнбер мәктәп санала.
Читайте нас: