+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 июнь 2019, 16:21

Эссе тимәсен!

Ямьле җәйләр хәвеф-хәтәрсез үтсен, дуслар!

Җәйге көннәрдә эссе сугу очраклары еш күзәтелә.
Ничек сакланырга?
- Яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормагыз.
- Киемегез аксыл төстән һәм “тын ала” торган тукымалардан булсын.
- Күбрәк газсыз су, артык баллы булмаган компотлар, үлән чәйләре эчегез.
- Эсседә майлы, тозлы, тиз бозыла торган ризыклардан баш тартырга кирәк.
Кояш сугуның билгеләре нинди?
Бит кызара, нык итеп баш авырта, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин.
Ничек ярдәм итәргә?
Әгәр эссе тисә, хәле начарайган кешене тизрәк күләгәгә яисә салкынча урынга алып керегез. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга, чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай тирәсенә салкын компресслар куярга кирәк. Авыру аңында булса, аңа күп итеп су эчерегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны чалкан яткыра күрмәгез, кырый белән салыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Читайте нас: