+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 июнь 2019, 18:34

Бала үлемендә гаеплеләр ачыкланды

Лагерь хезмәткәрләре 23 укучыны һәм колледж укучыларын территорияне тазарту эшенә җәлеп иткән булган.

Июнь башында Бөре шәһәренең “Чайка” лагеренда булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Өч үсмер әлеге лагерьда волонтерлар сыйфатында булган һәм волейбол сеткасы куярга ниятләгәннәр. Шунда үсмерләрнең берсе ныгыту штырен тартып чыгарган һәм алты метрлы флагштокның металлдан эшләнгән торбасы аның өстенә килеп төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярәм килеп җиткәнче һәлак булган.
Төбәк прокуратурасы фаҗигале очракны тикшерү нәтиҗәләрен белдерде. Тикшерүләргә ярашлы, лагерь хезмәткәрләре 23 укучыны һәм колледж укучыларын территорияне тазарту эшенә җәлеп иткән. Бер бала белән дә килешү төзелмәгән, хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелмәгән. Лагерь территориясендә башка күп кенә җитешсезлекләр дә ачыкланган.
Лагерь җитәкчесенә карата административ эш ачылган. Лагерьның учредителе булган район җитәкчесе исеменә дә закон бозуларны бетерү турында карар чыгарганнар. Шулай ук, 229 мең сум түләнмәгән эш хакларын кайтару бурычы да йөкләтелгән. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.
Читайте нас: