+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 июнь 2019, 18:57

Музыка укырга ярдәм итә

Ә сез музыка белән шөгыльләнәсезме, дуслар?

Музыка белән шөгыльләнүче укучылар, музыка мәктәбенә һәм түгәрәкләргә йөрмәгән яшьтәшләренә караганда, имтиханнарны күпкә яхшырак тапшыра икән. Тикшеренүләр үткәргәннән соң, Америка психологлары шундый фикергә килгән.
Тикшеренүчеләр 2000-03 елларда беренче сыйныфка укырга барган, математика, инглиз теле һәм төгәл фәннәр буенча чыгарылыш имтиханнары тапшырган 112 мең мәктәп укучысын өйрәнгән. Алар арасыннан укучыларның 13 проценты мәктәп елларында музыка белән шөгыльләнгән.
Бигрәк тә, нинди дә булса коралда уйнаган кызлар һәм малайлар имтиханнарда барлык фәннәр буенча да югары нәтиҗә күрсәткән.
Читайте нас: