+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 июнь 2019, 11:48

Балалар пособиесе 10 мең сум булачак

Бу хакта Премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде.

Агымдагы елның 1 июленнән аз керемле гаиләләр өчен балалар пособиясенең күләме арта. Хәзер яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен пособие 10 мең сум булачак. Әлегә кадәр аның күләме 50 сум иде һәм ул 1994нче елдан бирле үзгәрешсез кала килде.
Бу хакта Премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде. Бу мәсьәлә Президент Владимир Путин белән туры элемтә вакытында да күтәрелгән иде.
Шунысы да сөенечле, инвалид бала караучы хезмәткә яраклы, эшләмәүче ата-аналарга да компенсация күләме ике тапкыр артачак.
Читайте нас: