+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 июль 2019, 16:14

Балалар бакчалары өчен компенсацияне барлык гаиләләр дә алачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары шул хакта закон кабул итте.

Башкортстанда балалар бакчалары өчен компенсацияне барлык гаиләләргә дә түләячәкләр.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары шул хакта закон кабул иткән. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имза куйганнан соң, бу закон 2020 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Әлегә кадәр компенсация һәр җанисәпкә караган керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган очракта гына түләнә иде. Аның күләме бакчага йөрүче сабыйлар санына карап билгеләнәчәк.
Читайте нас: