Һава температурасы 44,3 градуска кадәр күтәрелгән.
Илне аномаль эсселек чорнап алу сәбәпле, Франциядә бер-бер артлы мәктәпләр ябыла башлаган. Бу көнгә аларның саны 4 меңгә җиткән.
Быел анда һава температурасы 44,3 градуска кадәр күтәрелгән.
Илнең премьер-министры Эдуард Филипп быел җәйге челлә вакытыннан алда башлануын һәм артык көчле эссе булуын белдергән. Ул кешеләрне үзләренең сәламәтлегенә игътибарлы булырга, белгечләрнең киңәшләренә колак салырга чакыра.