Беләсең киләме?
4 Июля 2019, 18:18

Мәктәпләрдә кесә телефонын тыймакчылар...

Ә сез моның белән килешәсезме, дуслар?

Добавить в предпочтительные источники Google
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мәктәпләргә кесә телефоны белән йөрүне тыю кирәклеген тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча үткән Совет утырышында белдерде.
- Әгәр дә дәрес вакытында баланың кулында телефон булса, ул укыймы? Юк! - диде спикер үз чыгышында.
"Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова бер ай эчендә бу мәсьәлә буенча эшлекле төркем булдырылып, яңа уку елы башлануга мәктәпләрдә кесә телефоныннан файдалану тәртибе әзерләнәчәген әйтте.
Читайте нас