+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 июль 2019, 15:55

"Әллүки"гә язылдык та бүләк оттык без!

"Әллүки"гә языл һәм бүләк от!" конкурсы тәмам. Төп бүләкләр - бассейн, роликлы коньки, скейтбордны кем отты? Җиңүчеләрнең исемлеге белән танышыгыз.

Почта аша журналга язылучылар арасында игълан иткән “Әллүки”ле дә, бүләкле дә бул!” дигән конкурска нәтиҗә ясалды.
Бәйгегә республикабызның бик күп районнарыннан квитанцияләр килде. Без аларны лототронда уйнатып, җиңүчеләрне билгеләдек.
Суперприз — бассейнны Дуван районы Өлкенде авылыннан Эльзат Абраров отты.
Роликлы коньки Миякә районының Баязит авылыннан Ләйсән Хәсәнованың өлешенә төште.
Ә скейтборд Күгәрчен районының Күгәрчен авылыннан Ильяс Абдуллинга чыкты.
Котлыйбыз, дуслар! Бүләкләрегез редакциядә көтә. Бәйләнеш өчен телефон номеры 8(347)272-13-61
Читайте нас: