Бу тәмле бәйрәмне французлар уйлап чыгарган. Ә беренчеләрдән булып аны ацтеклар ясарга өйрәнгән. Шоколадны ул чорда “ Аллалар ризыгы” дип атаганнар.
Шоколад көнен хәзер күп илләрдә бәйрәм итәләр. Баллы ризыкка багышланган фестивальләр һәм башка чаралар оештырыла. Кондитер фабрикаларында аның ничек әзерләнүе турында сөйлиләр, осталык дәресләре, конкурслар үткәрәләр, тәмләп карарга мөмкинлек бирәләр.
Алтай краенда шоколад музее да бар. Анда гадәти булмаган экспонатлар ,мәсәлән, Шукшин, Рерих, Путин кебек билгеле кешеләр статуэткалары белән танышырга була. Җәйге каникул вакытында ул якларга юлыгыз төшсә, шоколад музеена керергә онытмагыз.