+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 июль 2019, 16:34

Смартфонны “шкулфон”га алыштыралармы?

Тиздән укучылар мәктәпкә “шкулфон” тотып киләчәк.

Дәүләт думасында мәктәптә смартфонны “шкулфон”га алыштырырга дигән тәкъдим белән чыктылар.
Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев “Ростех” корпорациясенә мәктәп укучылары өчен махсус телефон — “шкулфон” булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Депутат уйлавынча, “шкулфон”да балаларга әти-әниләре, сыйныфташлары һәм укытучылары белән бәйләнеш, шулай ук, берничә кушымта булырга тиеш. Мәсәлән, МЭШ, РЭШ, калькулятор һәм уку белешмәсе булуы мөмкин.
Борис Чернышев белдерүенчә, “шкулфон”га мәктәптәге буллинг очракларын булдырмау өчен махсус программа да кертеләчәк.
Читайте нас: