+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 июль 2019, 12:02

13 яшьлек малай әнисенә машина сатып алган

Якын кешесенә сюрприз ясар өчен малайга шактый тир түгәргә кирәк булган.

Америкада яшәүче 13 яшьлек Уильям исемле малай әнисенә машина сатып алган. Якын кешесенә сюрприз ясар өчен ул дәресләрдән соң, күршеләренә бакча эшләрендә, хуҗалыкта ярдәмләшкән. Үсмер хәтта Xbox уен приставкасын да саткан.
Малайның әнисе Кристал Престон ялгызы өч бала үстерә. Әлбәттә, очын очка ялгап яшәүче ананың машина алу хыялы төшенә дә кермәгән. Ә менә аның улы бу турыда озак уйлап йөргән. Бервакыт малай социаль челтәрләрдә күршеләренең 1991нче елгы ап-ак Chevrolet Metro машинасын сатуга куюларын күреп калган. Уильям аларга мондый тәкъдим ясаган: акчаның беркадәресен кулларына бирә, ә калган сумма өчен бакчаларында эшләячәк. Автомобиль хуҗалары риза була.
Уильямның бүләген күрүгә, әнисе елап җибәрә. Ул бу хакта, чиксез горурлык хисләре белән, социаль челтәрләргә яза һәм берничә көннән алар турында үз илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда мәгълүмат чыганаклары язып чыга.
Малай исә оялып кына: "Мин таныласым килүдән түгел, әниемә ярдәм итәсем, аңа җиңелрәк булсын өчен тырыштым", - ди.
Читайте нас: