+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 июль 2019, 00:25

Гомере фаҗигале өзелгән малайга Герой исемен бирүне сорыйлар

11 яшьлек Алексей Мартыненко дөрләп янган палаткага кереп, кызларга чыгарга ярдәм иткән. Кызганычка каршы, малайның гомерен саклап калу мөмкин булмаган...

Хабаровск краендагы палаткалы лагерьда булган фаҗига 4 баланың гомерен өзде. Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән ял итәргә килгән 10 яшьлек кыз янгын вакытында ук һәлак була. Тагын өч баланы Солнечный районы дәваханәсенә китерәләр. 13 һәм 12 яшьлек ике кызның, 11 яшьлек малайның тәне тулысынча диярлек пешкән. Кызганычка каршы, алар өчесе дә 23нче июльдә вафат булды.
Алар арасында булган 11 яшьлек Алексей Мартыненко дөрләп янган палаткага кереп, кызларга чыгарга ярдәм иткән. Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәүчеләр үз гомерен аямыйча утка кергән малайга үлгәннән соң Герой исеме бирү тәкъдиме белән чыкты һәм петиция булдырды.
Малай күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән, аның үзеннән бәләкәй ике энекәше булган. Иңнәренә зур кайгы төшкән әти-әнисенә Ходай сабырлык бирсен! Алар куркусыз, батыр йөрәкле, чын ир-егет тәрбияләп үстергән.
Читайте нас: