+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 июль 2019, 12:10

Ватцапп төймәле телефоннарда да эшли

Мондый телефоннарда аның төп функцияләре - язышу һәм шалтырату мөмкинлеге булачак.

Ватцапп мессенджерын төймәле кесә телефоннарында да кулланып булачак. KaiOS операцион системасы ярдәмендә мондый телефоннарда аның төп функцияләре - язышу һәм шалтырату мөмкинлеге була. Бу хакта компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителгән.
Телефонга Ватцапп кушымтасын кертү өчен аның оператив хәтере 256 яисә 512 МБ булырга тиеш.
Мәгълүм булуынча, Ватцапп - бүгенге көндә иң популяр мессенджер. Аны миллиардка якын кеше куллана.
Читайте нас: