+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 июль 2019, 19:08

Олимпия чемпионын кем үстергән?

Алина Заһитованың әнисе журналистларга бер тапкыр да интервью бирмәгән.

Олимпия чемпионнары, билгеле спортчыларның уңышлары тренерларга бәйле булуына барыбыз да күнеккәнбез инде. Чемпионнарны тәрбияләүдә, әлбәттә, әти- әниләрнең роле бик зур. Олимпия чемпионы Алина Заһитова да бихисап уңышларга әти-әнисе тәрбиясе һәм тырышлыгы аркасында ирешкән. Балачакта Алина берничә тапкыр спортны ташларга уйлый. Тик әнисенең үгетләве һәм яңа җиңүләргә өметләндерә белүе аркасында ул фигуралы шуудан китми.
Ләйсән Заһитова бик сабыр, тыйнак кеше, кызының даны белән мактанып йөри торганнардан түгел ул. Шуңа да аның журналистларга интервью биргәнен ишетмәссең.
Алина Ижауда яшәгәндә фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар булмый. Бер боз сараенда барлык балаларга да урын җитми. Ләйсән кечкенә кызын көн саен 60 чакрым ераклыкта урнашкан Татарстанның Әгерҗе шәһәренә йөртә. Күнекмәләр көненә ике тапкыр уздырыла, шуңа да алар өйләренә кичне генә кайтып җитә торган булган.
Алина Этери Тутберидзе командасында шөгыльләнә башлагач, Мәскәүдә картәнисе белән яши. Ләйсән бу вакытта Ижауда икенче кызын — Сабинаны тәрбияли, мөмкинлек чыгу белән Алинасы янына ашыга. Янында булмаган баласы өчен ана йөрәге ничек өзгәләнүен күз алдына китерүе дә кыен.
Алинаның сеңелесе Сабина да киләсе сезонда Этери Тутберидзе командасында шөгыльләнә башларга тиеш. Әгәр шулай булса, аларның әниләре дә, ниһаять, ике кызы белән бергә булачак.
Читайте нас: