+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 июль 2019, 16:09

Үзебезнең мультфильмнарны карарбыз!

Республикада мультфильмнар төшерелә. Алар кызыклы гына түгел, фәһемле дә булачак.

"Башкортостан" киностудиясе республикада яшәүче халыкларның әкиятләре буенча анимацион фильмнар әзерли. Һәркайсы 3-4 минутлык 5 мультфильм булачак дип көтелә. Алар кызыклы гына түгел, фәһемле дә булачак.
Анимацион фильмнар төшерү белән республиканың берничә мультипликаторы шөгыльләнә. Режиссер Рим Шәрәфетдинов билгеләвенчә, хәзерге вакытта әкиятләр сайлау, сценарии язу, эскизлар төшерү өстендә эш бара. Һәр фильм төрле жанрда, стильдә булачак, халык көйләре файдаланылачак.
Проект Республикада дәүләт һәм анда яшәүче халыкларның телләрен саклау буенча Башкортстан Башлыгының 2,2 миллион сум күләмендә грантына ия булды. Аны презентацияләү 2019 елның декабренә планлаштырылган.
Читайте нас: