+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
31 июль 2019, 00:45

Үсмер 3 миллион доллар откан

Ул бу байлыкка ничек ирешкән, дисезме?

Америкада яшәүче Кайл Гирсдорф Fortnite компьютер уены буенча дөнья чемпионатында җиңү яулап, 3 миллион доллар откан.
Җиңүчеләр үзара 30 миллион доллар бүлешкән, бу киберспорт тарихында иң зур призлы фонд булып исәпләнә.
Кайл үзенең призын сакларга ниятли.
— Миңа әлегә бары тик өстәл генә кирәк, ул яулаган бүләгем өчен дә бик әйбәт булачак, — ди 16 яшьлек чемпион.
Fortnite буенча чемпионат финалында зур компьютер экраннарында 100 уенчы ярышкан. Турнирда катнашу өчен 10 атна дәвамында онлайн-ярышта бөтен дөнья буенча 40 миллион уенчы көч сынашкан булган.
Читайте нас: