+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 август 2019, 12:55

Йоматауда нәрсә янган?

Кичә, эңгер-меңгер вакытта, Уфа янында халыкны куркуга салырлык күренеш булган.

1 август кичендә Уфа янындагы Йоматау авылы янында халыкны куркуга салырлык күренеш булган. Берничә сәгать дәвамында күккә кадәр күтәрелгән ялкынны күреп, социаль челтәрләргә төрле имеш-мимешләр таралды. Газүткәргеч линиядә авария дип тә яздылар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, газүткәргеч магистральдә ремонт үткәрү нәтиҗәсендә, планга ярашлы, газ яндырылган. Бернинди авария дә, кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янарлык хәл-шартлар булмаган.
Читайте нас: