+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 август 2019, 17:19

Гомерен мәктәпкә багышлады

Флүзә Рәсим кызы 30 елдан артык балаларга белем бирә.

Дүртөйле шәһәренең 2нче урта мәктәбендә эшләүче Флүзә Сәгабиева агымдагы елда 15нче чыгарылыш сыйныфын олы тормыш юлына озатты.
Укыткан фәне дә катлаулы аның – алгебра. Ел саен укучылар белән БДИ имтиханын “тапшыра”, алар белән авырлыкларны бергә кичерә. Укучылар да төрле. Берәүләр мәгълүматны тиз үзләштерсә, икенчеләр белән озаграк утырырга кирәк була. Мәктәп директоры билгеләвенчә, Флүзә Рәсим кызының укучылары БДИ күрсәткечләре буенча гел алдынгы урында.
Яшь укытучылар да аңардан белем бирүнең яңа ысулларына өйрәнә. Алар белдерүенчә, Флүзә апа алар өчен үрнәк булып тора.
Әйтергә кирәк, Флүзә Сәгабиеваның балалары да укытучы һөнәрен үзләштерә. Алар да аның кебек зур уңышларга ирешә алыр дип өметләник.
Читайте нас: