+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 август 2019, 17:45

Карбызны ничек сайларга?

Тәмле һәм файдалы карбыз сатып алу өчен бик игътибарлы булырга кирәк.

Әлбәттә, син карбызны әти-әниең белән бергә сайлап аласыңдыр. Шулай да, тәмле һәм файдалы карбыз һәм кавын сатып алу өчен бик игътибарлы булырга кирәк.
Беренчедән, карбыз һәм кавынны рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан алырга киңәш ителми. Икенчедән, аларны күпләп үстерүче фермерлар тизрәк өлгерсен өчен төрле ашламалар куллана. Азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Иртә өлгергән җиләкләрдә алар күп була да инде.
Карбызда нитрат күплеген ничек белергә дисезме? Аның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төстә була. Нитратсыз карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә.
Стакандагы суга карбызның йомшагын салыгыз. Су тоныкландымы? Шулай булса, курыкмыйча ашагыз, сезгә яхшы карбыз туры килгән.
Читайте нас: