+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 август 2019, 18:10

Мәктәп формасына стандартлар кертелә

Документта тукыманың сыйфатлы, ныклы, һава үткәрә торган булуына карата таләпләр булачак.

2020 елдан мәктәп формаларына гомумдәүләт стандартлары кертелергә мөмкин. Бу хакта Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде.
Документта тукыманың сыйфатлы, ныклы, һава үткәрә торган булуына карата таләпләр булачак. Росстандарт белгечләре ассызыклавынча, балаларның гадәти киемнәренә караганда, мәктәп формасына таләпләр катгый булачак, чөнки укучылар аны берничә сәгать дәвамында киеп йөри.
Хәзерге вакытта закон тарафыннан "мәктәп формасы" дигән төшенчә расланмаган. Шуңа да сәүдәгә чыккан мәктәп формаларының 80 процентны сыйфатсыз булуы ачыкланган.
Узган елда Русиядә мәктәп формасы һәм аяк киеменең утрача хакы 10 мең сумга төшкән. Бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен барлыгы 21 мең сум тирәсе акча сарыф ителгән.
Читайте нас: