+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 август 2019, 23:14

Кыю укытучы укучыларын еланнан коткарган

Дәрес барганда сыйныфка ике метрлык елан шуышып кергән.

Индонезиянең Сулавеси провинциясендәге бер мәктәптә укытучы үзенең укучыларын питоннан коткарган.
Дәрес барганда сыйныфка ике метрлык елан шуышып керә. Аны күреп калган укучылар куркышып, елаша башлый. Укытучы Путу Аю югалып калмый, еланны кулы белән тота. Ярдәмгә күрше сыйныфтагы педагоглар да ашыга. Алар бергәләшеп еланны бәйли.
Соңрак мәктәп директоры питонны иреккә җибәрә.
Читайте нас: