+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 август 2019, 20:29

Туган көнең белән, Чебурашка!

Билгеле совет мультфильмы герое ничәмә буын балаларның яраткан персонажы булды?!

Шулкадәр эчкерсез, мөлаем, күңеле тулы изгелек кенә булган мультфильм герое - Чебурашка совет чорында, аннан соң да әле, олысын-кечесен экраннар янына тартып торды. Бүген аңа 50 яшь!
1969 елның шушы көнендә "Крокодил Гена и его друзья" китабына нигезләнеп төшерелгән мультфильм дөнья күрә.
Бу образны Эдуард Успенский уйлап тапкан. Мультфильмда моңа кадәр беркайда да күрелмәгән җанварны әфлисуннар тартмасында табалар.
Чебурашка Русиядә генә түгел, чит илләргә дә танылды. 2004 һәм 2006 елларда ул Олимпия уеннарында Русия җыелма командасының талисманы булды.
Читайте нас: