+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 август 2019, 20:08

Балтач укучылары флешмобка кушылды

Бүген - Русия флагы көне.

Бүген Русиядә илнең төп символларының берсе — Дәүләт флагы көне билгеләнә. Башкалабыз Уфада, республикабызның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә шушы уңайдан төрле фәһемле чаралар үтә. Иң сөенечлесе, аларга яшьләр һәм балалар актив кушыла.
Балтач районында да Дәүләт флагы көне киң билгеләнде. "Романтик" үсмерләр клубы әгъзалары район Мәдәният сарае алдында "Флаг көне" дигән акция оештырды. Кызлар һәм егетләр һәркемгә халыкның бердәмлеген символлаштыручы триколор тасмачыклары таратты.
Аннары балтачлылар Мәдәният сарае коллективы оештырган флешмобка актив кушылды. Бу чарада Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.
Читайте нас: