+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 август 2019, 14:06

Үрдәкләр дә бала җанлы була икән...

Дөньяда гаҗәп хәлләр бар да инде!

Филиппиндагы Кесон дигән провинциядә гаҗәп бер хәл булган. Яр читендә уйнап йөргән кечкенә малайның сыңар аяк киеме аска оча. Шунда аңа ярдәм итүчесе дә табыла. Якында гына йөзеп йөргән үрдәк артсыз аяк киемен борыны белән эләктереп ала да сабыйга сузарга тырыша.
Әлбәттә, үрдәккә беркадәр азапланырга туры килә - аяк киеме төшеп китеп җәфалый. Шулай да сабый бер мәлдә аның борыныннан тапочкасын эләктереп ала. Кошкайның балага ныкышып ярдәм итәргә тырышуына исең-акылың китәр!
Бу вакыйганы шунда яшәүче бер хатын видеога төшереп алып, Интернет челтәренә куймаса, акыллы, ярдәмчел үрдәк турында белми дә калыр идек.
Читайте нас: