Беләсең киләме?
1 Сентября 2019, 08:07

Ботинкасы 57ле!..

Иң зур аяк киемендә йөрүче 16 яшьлек үсмер Гиннесның рекордлар китабына кергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Берлинда яшәүче 16 яшьлек үсмер, иң зур аяк киеме кигән кеше буларак, Гиннесның рекордлар китабына кергән. Ларс Мотц 57нче үлчәмдәге ботинкалар кия.
Үсмернең аяк табаны озынлыгы - 35 сантиметр. Мондый үлчәмдәге аяк киеме бер генә кибеттә дә сатылмый. Шуңа күрә аны заказ биреп кенә ясаталар һәм ул шактый кыйммәткә төшә.
Аяклары зур булу сәбәпле, кыенлыклар килеп туса да, Ларс моның белән горурлана.
- Бервакыт Цюрих аэропортында хәвефсезлек хезмәте аякларым шундый зур булуга ышанмады, - ди Ларс.- Шунда аяк киемен салырга куштылар. Алар мине ботинка эчендә нәрсәдер яшергән дип уйлаган.
Читайте нас