+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 сентябрь 2019, 17:42

Телефоннар сукыр һәм чукрак ясый...

Русия галимнәре 14 ел дәвамында кесә телефоннары, гаджетлар кулланучы укучыларны күзәткән.

Н.М.Эмануэль исемендәге Биохимик физика институты һәм Русиянең нурланыштан саклау буенча дәүләт комитеты галимнәре 14 ел буена барган тикшеренүләргә йомгак ясаган. Галимнәр күп еллар дәвамында кесә телефоннары һәм смартфоннарның балаларга йогынтысын өйрәнгән. Нәтиҗәләр бер дә шатланырлык түгел.
Галимнәр Мәскәү янындагы Химки шәһәренең 10нчы һәм 17нче лицейлары укучыларын күзәткән. Әлеге төп төркемнән тыш, мобиль телефоннар кулланучы 1161 кеше һәм һәм аны бөтенләй кулланмаучы 370 кеше өйрәнелгән.
Нәтиҗәдә, кесә телефоннарыннан аерылмаучыларның ишетү-күрү сәләтләренең начараюы (39,7 процент), тиз аручанлык (39,7 процент), укуга һәм эшкә сәләтләренең түбәнәюе (50,7 процент), вак моториканың баланың яшенә карата түбән дәрәҗәдә булуы күзәтелгән.
Тикшеренүләр үткәрүче Русия галимнәре бертавыштан кесә телефоннарының электромагнит нурланышы балага негатив йогынты ясый дигән нәтиҗә ясаган.
Читайте нас: