+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 сентябрь 2019, 23:27

Чипсы, бургер гына ашаган...

10 ел дәвамында бары тик фастфуд белән тукланган үсмер бүген күрми дә, ишетми дә.

Британиядә яшәүче 17 яшьлек егет күрү һәм ишетү сәләтен югалткан. Табиблар моның төп сәбәбе туклануга бәйле икәнлеген ачыклаган.
Егетнең тарихы турында Annals of Internal Medicine медицина журналы язып чыккан. Ул 7 яшеннән яшелчә-җимешләрне, өйдә пешкән ризыкны ашаудан баш тарткан. Баланың көндәлек рационы - фри бәрәңгесе, чипсы һәм бургерлардан гына торган. Нәтиҗәдә, 15 яшендә үсмернең күзләре начар күрә, ишетә һәм сөякләре йомшара башлаган. Ә ике елдан ул инде бөтенләй күрмәс-ишетмәс хәлгә килә.
Кызганычка каршы, табиблар аның организмында витаминнар һәм минераллар дефицитын үсмер сукырайгач кына ачыклаган.
Шуңа күрә фастфудлар ашауны мөмкин кадәр азайтырга кирәк. Үзебезнең картәниләр, әниләр пешергән милли ашларга җитәме соң!
Читайте нас: