+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 сентябрь 2019, 13:57

9 яшьлек малайга өр-яңа йорт бүләк иткәннәр

Ул 4 яшьлек сеңлесен янган йорттан алып чыккан.

Мордовиядә 9 яшьлек малайга сеңлесен янгыннан коткарган өчен яңа йорт бүләк иткәннәр.
Өйдә янгын вакытында ике бала өйдә үзләре генә булган. 9 яшьлек Кирилл коридорда төтен күргәч, 4 яшьлек сеңлесе янына ташлана. Янган өйдән чыгу өчен малайга тәрәзәне ватарга туры килә.
- Мин шунда ук "Тирә як мохитне өйрәнү" дәресендә үткән теманы - янгын вакытында төтенне суламас өчен ишекне ябып, биткә юеш кулъяулык куярга кирәклеген искә төшердем. Ә Лиза, утны күргәч, куркып, елый-елый шкафка качарга теләде. Мин сеңлемне ташап калдыра алмадым — аны бик нык яратам. Пыяланы йодрык белән ваттым, башта үзем, аннан Лизаны тартып чыгардым", - дип сөйләгән батыр малай.
Кириллның кыюлыгын Мордовия башлыгы Владимир Волков билгеләп үтте. Уку елы башлану уңаеннан оештырылган тантаналы линейкада аңа рәхмәт хаты, сәгать, уку кирәк-яраклары салынган рюкзак, спорт формасы һәм футболга билетлар тапшырганнар.
Шулай ук янгыннан зыян күргән гаилә яңа йорт алачак. Бу хакта Кирилл, аның сеңлесе һәм әти-әнисе белән очрашу вакытында Мордовия Республикасы башлыгы белдергән.
Читайте нас: