+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 сентябрь 2019, 13:15

Могҗиза белән генә исән калган...

Кыргый җанвар белән алышкан малай ике тапкыр операция кичергән.

Күптән түгел Колорадо штатында 8 яшьлек малайга үзләре яшәгән йорт янында кыргый тау арысланы һөҗүм иткән. Бу вакытта ул күршеләре белән сөйләшеп торган була.
"Мин йодрыкларым белән суккаларга, кулга нәрсә эләгә, шуның белән каршы торырга тырыштым. Тик кулымдагы таяк тиз сынды", - дип сөйләгән малай.
Ярый әле баланың арыслан белән алышуын әтисе тәрәзәдән күреп калган. Ул пычак белән йөгереп чыгып, кыргый җанварны куркытып җибәргән.
"Улымның башын арыслан авызында күреп, шок хәлендә калдым", - дип исенә төшерә бу куркыныч көнне әти кеше.
Күпсанлы тирән җәрәхәтләр алган малай ике тапкыр операция кичергән. "Ул үзен чын ир-егетләрчә тота", - ди табиблар.
Читайте нас: