+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 сентябрь 2019, 12:28

Үсмерләр машина йөртә алачак

Моның өчен ике шартны үтәргә туры киләчәк.

Русиядә яшүсмерләргә автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт ителәчәк. Бу уңайдан Русия Эчке эшләр министрлыгы «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законга яңа үзгәрешләр кертергә җыена. Аңа ярашлы, 18 яшькә кадәр үсмерләр автомобиль белән идарә итә алачак.
Моның өчен ике шартны үтәргә кирәк булачак:
1. яшүсмер автомәктәптә укырга һәм имтиханнар тапшырырга тиеш;.
2. аның янәшәсендә тәҗрибәле шофер булырга тиеш.
Хәзер бу закон проекты хокукый актлар порталында бәяләнә.
Читайте нас: