+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 сентябрь 2019, 18:04

"Яңа һөнәрләр атласы" ярдәмгә киләчәк

Республикабызда тиздән бик шәп энциклопедия дөнья күрәчәк.

Агымдагы ел ахырына республикада мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен "Яңа һөнәрләр атласы" дөнья күрәчәк. Бу хакта бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Мәскәүдән килгән эксперт "Яңа һөнәрләр атласы" юнәлешенең төбәк үсеше җитәкчесе Анна Михайлова белдерде.
Мондый атлас төбәкләр арасында беренче тапкыр Калуга өлкәсендә чыгарылган һәм күп тиражда укучыларга таратылган. Быел әлеге проект Башкортстанда тормышка ашырылачак. Әлеге атлас республикадагы иң перспективалы 22 өлкәне үз эченә ала. Аерым блок буларак, эшкуарлык кертелгән.
- "Яңа һөнәрләр атласы"дигәндә, гадәттә, энциклопедияне күз алдына китерәләр. Ләкин без китап форматында гына түгел, интернет мәйданда урын алып торабыз. Тикшеренүләр нигезендә, 10-20 ел алга иң кирәкле һөнәрләрне ачыклыйбыз. Алар арасында әле хезмәт базарында бөтенләй булмаган, киләчәктә барлыкка килә торганнары да бар, - диде Анна Михайлова.
Укучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы атлас булачак ул.
Читайте нас: