+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 сентябрь 2019, 17:36

Бин Дуньдунь пандасы — Олимпиада талисманы

2022 елгы кышкы Олимпия уеннары Пекинда үтәчәк.

Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарын оештыру комитеты Уеннарның рәсми йөзен сайлады. Бу бәхет бу юлы панда аюына елмайды.
Панданың исемендәге беренче иероглиф —“бин” — “боз “ны аңлата. Ул Олимпия уеннарының үзенчәлеге булган чисталыкны һәм көчне символлаштыра. Ә мөлаем, игелекле, сәламәт, актив панда үзе спортчыларның ныклы гәүдәсен һәм какшамас рухын гәүдәләндерә.
“Боз киемле, алтын йөрәкле һәм спортның барлык кышкы төрләренә мәхәббәтле булган бу панда олимпиаданың чын рухын бөтен дөнья белән уртаклашырга әзер”, — диелә оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Читайте нас: