ВАЗ-2121 "Нива" автомобиленең исеме иген басуы белән бәйле дип уйлаучылар ялгыша. Чынлыкта, машинага мондый исемне аны уйлап табучы конструкторлар балаларының исемнәреннән төзегән. Дөресрәге, беренче беренче хәрефләрен алганнар. Бер конструкторның кызлары - Наталья һәм Ирина исемле, ә икенчесенең малайлары Вадим һәм Андрей булган. Менә шулай Русиядә "Нива" машинасы барлыкка килгән.
Кореядә дөньяга килгән балалар туганда инде 9 айлык була. Ягъни аларның яше ана карынында булган чактан ук санала башлый. Шуңа күрә бу илдәге бала башка илдә шушы ук көнне туган яшьтәшеннән 9 айга өлкәнрәк булып чыга.
Чын LEGO конструкторын ясый торган пластикка рентген рәсемнәрендә яхшы күренә торган матдә өстиләр икән. Бу бала очраклы рәвештә аны йотса, табиб детальне күрсен өчен эшләнә.
Төрле илдә балалар төрле акцент белән елый. Галимнәр белдерүенчә, алар елау вакытында әти-әниләренең тавышын, интонациясен кабатларга омтыла. Шуңа күрә француз сабыйларының елаганда тавышлары акрынлап көчәя бара, ә немец милләтеннән булган балалар кинәт кычкырып елап җибәрә һәм аннан тавышлары түбәнәя төшә икән.
Алты айга кадәр сабыйлар тумыштан йөзү, сулыш алуны тоткарлый белү сәләтенә ия. Аннан соң аларга бу күнекмәләргә яңадан өйрәнергә туры килә.