+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 сентябрь 2019, 13:50

Балагыз йоклаганда гырылдыймы?

Моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Йоклаганда гырылдау төрле яшьтәге балаларның 3-10 процентына хас, дип белдерә И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының Колак, тамак һәм борын авырулары кафедрасы профессоры Юрий Русецкий.
Галим белдерүенчә, йоклаганда гырылдау күпчелек очракта апноэ синдромы — үпкәләргә кислород җитәрлек дәрәҗәдә кермәүгә бәйле хәл. Бу авырудан дөнья халкының 5 проценты зыян күрә.
- Балаларда апноэ үсешенең иң еш сәбәбе - аденоидларның ялкынсынуы.Бу очракта иң мөһиме, шуны аңларга кирәк, балаларда сулыш алу авырлыклары олылар белән чагыштырганда күпкә җитдирәк. Эш шунда ки, бала организмы ахыргача формалашмаган әле, һәм гипоксик халәт яисә кислород җитмәү үсеш тоткарлануга китерергә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр бала гырылдый икән, аны кичекмәстән табибка күрсәтергә кирәк.
Читайте нас: