+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 сентябрь 2019, 23:14

Һава торышын алдан ничек белергә?

Синоптиклар ике сынамышның гына туры килүен белдерде.

Синоптиклар һава торышы белән бәйле барлык сынамышларны анализлаганнан соң, аларның бары тик икесе генә туры килә дигән нәтиҗәгә ясаган. Бу хакта Русия гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерә.
Синоптик сүзләренә караганда, кыска вакытлы фаразларга туры килә торган ике сынамыш кына дөрес санала. Шуларның берсе буенча, кояш кызыл төстә баеса, икенче көнне һава торышы яхшы була. Әгәр аксыл төстә булса, икенче көнне яңгыр һәм көн бозылуын көт. Моны борынгылар да шулай фаразлаган.
Белгеч тагын бер туры килүче сынамышның кошлар белән бәйле булуын белдерде. Яңгыр алдыннан карлыгачлар яки башка кошлар түбән оча башлый.
— Һава дымлы булганда, чебен-черкиләрнең канатлары юешләнә, ә бу яңгыр алдыннан була да. Карлыгачлар тамакларын туйдырыр өчен түбән очрага мәҗбүр, — дип аңлата Вильфанд.
Читайте нас: