+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 сентябрь 2019, 16:37

Кемне беренче күрә, шуңа "әни" ди...

Ә үз әнисенең бәгыре өзелергә тиешме?!

Дөньяда кызыклы күренешләр бик күп. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, дуслар!
Үрдәк бәбкәсе йомырканы төртеп чыгу белән, кемне күрә, шуны үз әнисе дип саный. Бу күренеш импринтинг яисә үрдәк синдромы дип атала.
Бака су эчми, ул аны тиресенә сеңдерә.
Дөньядагы иң зур бассейн Чилиның Сан Альфонсо дель Мар курортында урнашкан. Аның озынлыгы бер километрдан артык. Әлеге бассейнда хәтта яхталар, катерлар, көймәләр йөзә.
Җиргә һәр көн саен 200 мең метеорит, 10 тонна космик тузан төшә.
Юпитерда алмаз яңгырлар ява.
Айда кеше аяк киеменнән калган эзләр беркайчан да бетмәячәк, чөнки аларны себертергә анда жил дә исми.
Түбән Новгород өлкәсендәге Пьян елгасы озынлыкка - 436 километр. Ләкин ул бик бормалы булганга күрә, богазыннан алып башланган урынына кадәр ара нибары 60 километр.
Читайте нас: