+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 сентябрь 2019, 18:37

Иң яхшы укытучылар Чечняда дәрес бирә

Алар арасында безнең мөгаллимәбез Ирина Хисмәтуллина да бар.

Быел “Русия ел укытучысы-2019” Бөтенрусия конкурсы Чечня Республикасында башланды. Бәйгенең юбилей ярышларына илнең 85 төбәгеннән иң яхшы педагоглар җыелды.
Алар арасында безнең республикадан быелгы бәйгенең абсолют җиңүчесе — “Башкортстанның ел укытучысы” исеменә лаек булган Ирина Хисмәтуллина да бар.
Биредә конкурсантлар Грозный мәктәбе укучылары белән ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрә. “Русия ел укытучысы-2019” Бөтенрусия конкурсында җиңүчене 4 октябрьдә Мәскәүдә игълан итәчәкләр.
Башкортстан данын яклаучы — Уфаның 47нче гимназиясе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, икътисад фәне укытучысы Ирина Хисмәтуллинага уңышлар телибез!
Читайте нас: