+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 сентябрь 2019, 21:16

Күзеннән дә бәләкәй...

Аның баш мие - күзеннән дә бәләкәй. Шуңа да ахмак дигән даны таралгандыр, мөгаен. Кем соң ул?

Җавапны түбәндә бирелгән могҗизалы күренешләр белән танышканда табарсыз.
***
Кешелек тарихында иң кыска сугыш 38 минут дәвам иткән. Бу хәл 1896 елда була. Англия Занзибарга һөҗүм иткәч, солтан нәкъ 38 минуттан соң бирелә, чөнки ул 570ләп кешесен югалта. Англия ягыннан бер солдат кына яраланган була.
***
Ә бу кызыклы факт күп кенә балаларны гаҗәпләндерәчәк. Кытай инглиз телен белүче кешеләр саны буенча Америка Кушма Штатларын күпкә уздыра. Ни өчен дисезме? Кытай мәктәпләренең барысында да инглиз телен өйрәнәләр. Анда ил халкы - 1,3 миллиард кеше. Ә Америкада нибары 320 миллион.
***
Страусны еш кына ахмак кош дип атыйлар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк икән бит. Страусның баш бие күзеннән дә бәләкәйрәк икән.
***
Иң зур күзле җанвар - ул гигант кальмар. Аның күзләре зурлыгы буенча футбол тубы кадәр. Мөгаен, ул барысыннан да яхшырак күрәдер.
***
Бегемот бик зур һәм акрын җанварга охшап торса да, йөгерә башласа, 1нче разрядлы йөгерүчене дә узып китә ала. Тән массасы 1800 килограммга кадәр булган бегемот якын сулыкка таба йөгергәндә, үз юлында барлык тереклекне алып китә.
***
"Том Сойер маҗаралары" - басма машинада җыелган дөньядагы беренче әсәр. Бу вакытка кадәр барлык китаплар да каләм һәм кара белән язылган була. Ә аннары махсус типографияләрдә басыла башлый.
Читайте нас: