+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
30 сентябрь 2019, 13:20

Мәктәпләр биш катлы булачак

Моңа кадәр белем учакларын дүрт каттан да югарырак төзергә ярамый иде.

Төзелеш министрлыгы белем бирү учреждениеләрен төзүгә карата таләпләрне йомшартты. Бу хакта ведомство башлыгы Владимир Якушев хәбәр итә.
Хәзер биш катлы мәктәпләр төзү мөмкинлеге каралган. Моңа кадәр булган таләпләр буенча, мәгариф оешмалары биналары дүрт каттан югарырак була алмый иде. Якушев билгеләп үтүенчә, бишенче катны төзү янгын хәвефсезлеге таләпләрен исәпкә алып каралды.
Яңа таләпләр буенча актлар залын өченче катта да (элек икенче каттан югарырак түгел) урнаштырырга мөмкин булачак.
Читайте нас: