+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 октябрь 2019, 14:32

Керпегә дә аңлашыла!

Ежу понятно! Шушы гыйбарәне ишеткәндә, йомры гәүдәле, вак-вак энәле җанвар күз алдыгызга киләме? Чынлыкта, керпеләрнең бу әйтемгә бернинди мөнәсәбәте юк...

Ежу понятно! Үзара сөйләшкәндә, кайберүләр "аңлашыла инде" диясе урынга, шушы әйтемне китереп кыстыра.
Әлеге гыйбарәнең чынлыкта керпеләргә бернинди дә катнашы юк. Ул сәләтле балалар өчен ачылган совет интернатларында барлыкка килә. Аларга ике еллык (А, Б, В, Г, Д сыйныфлары) һәм бер елллык укыту өчен (Е, Ж, И cыйныфлары) үсмерләр җыйганнар.
Берьеллык агым укучыларын яисә Е, Ж, И сыйныфларында укучыларны "керпеләр "дип йөрткәннәр. Алар интернатка килгәндә, биредә икенче ел укучылар стандарт булмаган программа буенча күпкә алда барган. Шуңа күрә уку елы башында "керпегә аңлашылды" дигән гыйбарә бик актуаль булган.
Ул Маяковскийның билгеле бер шигырендә - "Ясно даже и ежу — Этот Петя был буржуй" дигән юлларда яңгыраганнан соң аеруча популярлашып китә.
Читайте нас: