+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 октябрь 2019, 12:08

Хуш, Алагба!

344 яшьлек ташбака моңа кадәр дөньядагы иң озын гомерле җанвар булып саналды.

Африкада "Алагба" кушаматлы ташбака үлгән. Ул дөньядагы иң озын гомерле җанвар булып саналган.
Нигерия халкы белдерүенчә, Алагба барлыгы 344 ел гомер иткән. Ташбакага 100 яшь чамасы булганда, аны Огбомосо сараена короллекнең 1770-1797нче еллардагы юлбашчысы Исан Окумоеде алып кайткан.
Ташбака гомере буена караулы булган. Аны тәрбияләргә, ашатырга ике ярдәмче билгеләнгән.
Алагбаның калдыклары да сакланачак һәм, Нигериянең тарихи мирасы буларак, туристлар игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: