+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 октябрь 2019, 11:34

15 малай "Радий" исемен йөртә

Сабыйларның әти-әниләре улларын көчле, харизмалы булып үсәрләр һәм күп нәрсәгә ирешерләр дип өметләнә.

2018 елның октябреннән, Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәннән алып, Башкортстанда дөньяга килгән 15 малайга әти-әнисе "Радий" исеме кушкан. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Сабыйларның әти-әниләре уллары көчле, харизмалы булып үсәр һәм күп нәрсәгә ирешер дип өметләнә.
Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә "Радий" исеме "кояшлы нур " дигәнне аңлата, шулай ук "нурландыручы кояшлы яктылык" дигән вариант бар. Мондый исемле кешеләр кыю, максатчан булулары белән аерылып тора, аналитик акыл һәм югары эшчәнлек сәләтенә ия.
Радий исемен республикада балаларга элегрәк тә кушканнар, ләкин ул сирәк булган.
2019 ел башыннан Башкортстанда барлыгы 31 930 бала туган.
Читайте нас: