+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 октябрь 2019, 12:26

Афәрин, Динис!

"Терра Башкирия" турнирының финалында Күгәрченнән 13 яшьлек жокей беренчелекне яулады.

Кичә Уфаның "Акбузат" ипподромында "Терра Башкирия" ат-спорт турнирының финал ярышлары үтте. Ат чабышларында 12 сайлап алу этабы җиңүчеләре: Башкортстанның Дуван, Илеш, Дүртөйле, Белорет, Федоровка, Кыйгы, Бишбүләк, Стәрлетамак, Куергазы, Күгәрчен, Борай һәм Хәйбулла районнарыннан жокейлар катнашты.
Ике чабыш нәтиҗәләре буенча Күгәрчен районыннан 13 яшьлек Динис Корбанаев җиңүче дип табылды. Турнирның иң яшь җайдагына башта Күгәрчен районы жокейлары арасында тиңнәр булмаса, аннары ул унынчы сайлап алу этабында катнашучыларның барысын да узып китте. Ә финалда, 12 этапта җиңү яулаучылар белән көч сынашып, беренчелекне алды.
"Терра Башкирия" - мондый форматта оештырылган беренче ат-спорт турниры булды. Анда республиканың 54 районы да катнашты. Бәйге алдагы елда да дәвам итәчәк, ярышлар февраль аенда ук башлана.
Читайте нас: