Кемерово өлкәсендәге бала тудыру йортында 60 сантиметрлы кыз туган. Аның авырлыгы 5 килограмм 260 грамм тәшкил итә.
“Танышыгыз! Александра Ильинична! Якыннары өчен — Саня!” — дип язганнар өлкә балалар дәваханәсенең рәсми “Instagram”ында.
Саняның әти-әниләре өченче кызларының зур бала булачагын белсә дә, аның ни дәрәҗәдә дәү гәүдәле булачагын күз алдына да китермәгән. Бу гаиләнең икенче кызлары да 4,43 килограмм авырлык белән туган була.