+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 октябрь 2019, 22:52

Еланның колагы бармы?

Без кошлар сайравын исебез китеп тыңлыйбыз. Ә алар безне ишетәме? Моны беләсегез килсә, түбәндәге язманы укыгыз.

"Еланның колагы бар, әлбәттә!" — диярсез инде. Тик бу җан иясенең колагы кайда урнашуын гына белүе читен. Аларны өйрәнүче белгечләр раславынча, еланның бөтен гәүдәсе... колак! Ул җиргә тиеп торган бөтен өлеше белән “ишетә”.
Чикерткәнең сайравын ишетмәгән кеше бар микән? Ә менә шул бөҗәкнең нәкъ менә аяклары ишетә икәнлеген, ягъни колаклары алгы аякларына үскәнлеген берәү дә белмидер әле.
Саранчаның колагы исә корсагына, арт аяклары үсеп киткән урынга, ә күбәләк һәм чебеннең — канатлары төбенә урнашкан.
Кырмыска һәм башка бөҗәкләр мыеклары белән бик шәп ишетә икән.
Балык, бака, кошлар һәм ерткыч хайваннарның колаклары гына тиешле урында — башында була.
Читайте нас: